Әтиемә
Кем уйлаган,
Аерылганга безнең
Кырык ел да икән!
Кырык көн түгел, кырык ел
Сине сагынып үткән.
Тавышыңны элеккечә сыман
Тыңлыйм, ишетәм мин.
Кересең лә кебек елмаеп бер
Өйгә ишектән син.
Нигә язмыш шулай
Аергандыр
Безнең тормыш юлын?
Күңелемдә һаман йөртәм сине-
Сагына сине улың.
Булсаң иде дә бит
Бүген менә
Бергә, бер табында
Һәм утырсаң иде табыныбызны
Күмеп моңга, нурга.
Тальян гармуныңны сыздырсаң бер
«Шахта» көйләренә…
Энҗе бөртекләре чыгар иде
Әнкәй күзләренә…
Төш кенә кебек
Калды инде
Бергә булган вакыт.
Төштә күргәннәрне өннәрдә дә
Булмый шул яңартып.
Кире кайтмас булып
Китеп бардың
Бигерәк тә яшь килеш.
Бүген менә кабат төштә күрдем:
-Без гел бергә имеш…
Расил Әхәтов.
Фото: ru.depositphotos.com