Балык Бистәсе хуҗалыкларында хезмәтне саклау айлыгы игълан ителде
Урып-җыю хәвефсез үтсенгә
Производствода куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, хезмәтне саклау таләпләрен бозмау быел да урып-җыю эшләре чорында төп игътибар үзәгендә була.
Шул уңайдан районыбызның барлык хуҗалыкларында 20 июльдән 20 августка кадәр урып-җыю эшләре чорында хезмәтне саклау айлыгы игълан ителә. Аның кысаларында техника-агрегатларның техник хәле, приборларның, яктырткычларның, саклану җайланмаларының төзеклеге, янгын сүндергечләр, аптечкаларның кул астында булуы таләп ителә.
Фото: www.MariMedia.ru