Әлмәт прокуратурасы ком карьерыннан файдалануны тыйды
Әлмәт шәһәре прокуратурасы ТР буенча Росреестр идарәсе белән берлектә Кәләй авыл җирлеге территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдаланган вакытта һәм файдалы казылмалар чыгару буенча карьерны эшкәрткәндә җир законнары үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, «Прикамское карьероуправление» ҖЧҖ 2013 елдан бирле Кәләй авыл җирлеге территориясендә урнашкан 211999 квадрат метр мәйданлы җир участогында Сабанчы ком чыганагын эшкәртә икән. Ә җир участогы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә карый. Аны шушы вакытка кадәр файдалы казылмалар чыгару максатларында махсус билгеләнештәге җир итеп күчермәгәннәр.
Шәһәр прокуратурасы юридик затка - «Прикамское карьероуправление» ҖЧҖгә карата административ хокук бозу турында эш кузгатты. Моннан тыш, предприятиенең әлеге эшчәнлеген законсыз дип тану турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать итте. Суд прокуратура таләбен канәгатьләндерде. Ачыкланган хилафлыкларны бетерү прокуратура контролендә тотыла.