(Казан, 27 май, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТАССРның 100 еллыгын һәм республика тарихы белән бәйле башка даталарны бәйрәм итәргә кирәк, чөнки алар яңа Россия Федерациясенең федератив дәүләт буларак формалашу этаплары булып тора. Бу хакта ТР Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов республика парламентының тантаналы утырышы барышында әйтте. «Татарстан - илдә федерализм сакчысы ул, чөнки Татарстанга башка төбәкләр карый. Без күп кенә процессларны башлап җибәрүче булып торабыз, алар соңыннан бөтен ил буенча бара. Бөтенесе безгә карый», - дип искәртте Әминов. Шул ук вакытта ул «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында»гы тарихи декрет булмаса, Татарстан бүгенге бүгенге көндә шундый уңышлы яшәр идеме, дип искәртте ул. «Төбәкләргә карата ышаныч булу мөһим, төбәкләрнең илне бергәләп чәчәк атучы ил ясавы мөһим», - дип өстәде парламентарий.