Килсәсе иде сөю булып
Язлар белән килдеңме син–
Әллә кышкы бураннан.
Күңелемдә язгы ташкын
Иң саф хисләр уянган.
Язлар белән килдеңме син–
Соңарган аккош сыман.
Әллә соң мин ялгышаммы
Офыкта зәңгәр томан...
Язлар белән килдеңме син–
Соңарган кошлар сыман.
“Мәхәббәттә киртәләр юк”,
Дәшәләр миңа сулар.
Язлар белән килдеңме син–
Бураннар кебек урап.
Саф хисләрем таптамачы,
Зинһар син, яме уйнап.
Язлар белән килсәң иде
Мәңгелек бер җыр булып.
Җил-давылларда сүнмәслек
Гомерлек сөю булып.
Җәйләрдә тапкан назым син
Көзләремнең сагышы.
Керфек очларымда тоям
Синең җылы сулышны.
Җәйләрдә тапкан ярым син
Яшьлегемнең ал таңы.
Шул җәйләрдән тизрәк мине
Соңламый килеп алчы.
Җәйләрдә тапкан ярым син
Син теләп алган ярам.
Мин әле дә синең белән
Чәчәкле җәйдә калам.
Фәйрүзә Бәдамшина,
Юлсубино авылы.
Фото: