Әлмәткә Төньяк Америка индеецлары килде
Сабантуйда ял итүчеләрне шәһәр сусаклагычыннан ук башланган сәүдә рәтләре, уенчык, тәм-том, сәнгатьчә кул эшләнмәләре һәм тагын бик күп төрле кызыктыргыч “тәти”ләр сатылучы нокталар чакырып торды.
Әлмәттән генә түгел, тирә-як районнар һәм республикалардан җыелган осталар Сабантуйга килүчеләрнең күңелен күрде. Хәтта Төньяк Америка индеецлары фольклор көй-биюләрен күрсәтүче кунак студентларга кадәр бар иде. Балалар мәйданчыгында да нәниләр өчен уеннар гөрләде. Моннан тыш авыл җирлекләре районда яшәүче күпмилләтле халык көнкүрешен чагылдырган җанлы күргәзмә әзерләгән иде.