Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Карлыгач” балалар бакчасында ветераннар белән очрашу булды

Ул көнне "Карлыгач" балалар бакчасының музыка залы Җиңүнең 70 еллыгына багышлап бизәлгән иде.


Зал түрендә – бакчага чакырылган кадерле кунаклар. Алар арасында Бөек Җиңүне якынайткан сугыш һәм тыл ветераннары, гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган хезмәт ветераннары, 6нчы ТОС кунаклары да бар иде. Менә аларга хөрмәт йөзеннән бакчада тәрбияләнүче балалар, кулларына тынычлык күгәрчене тотып, йөгереп керделәр. Кошлар ветераннар кулына "очып кунды".

Бәйрәм барышында тәрбиячеләр Ландыш Симонова белән Гөлүсә Садриеваның җылы котлау сүзләре балаларның матур җырлары белән алмашынып кына торды. Берәүләре "Бравые солдаты" дип җырласа, Азалия белән Камил диңгезче киемнәрен киеп, "Капитан минем абый" дигәнен башкардылар. Нәниләрнең  ике телдә дә матур итеп җырлый һәм шигырь сөйли алулары өчен шатландым, музыка тәрбиячесе Регина Гыйззәтуллинаның тырышлыгы кергәне күренеп тора.

Ул көнне ветераннарны котларга дип Зөмәрә апалары белән 11нче гимназия укучылары да килгән иде. Алар "Бабай югалган сугыш кырында" дип җырлаганда елыйсы да килде. Әйе, күпме яшь ир-егетләр чит җирләрдә ятып калган бит. Укучыларның шигырьләрендә сугыш булмасын, тынычлыкка ни җитә,  дигән сүзләр яңгырады. Алар арасында Тукай шигырьләрен осталык белән сөйләүче шигырь конкурсы җиңүчеләре дә бар иде.
 
Балаларның "Карандашлар" биюе дә бик ошады, матур килеп чыкты. Бәйрәм "Кояшлы ил" җыры белән ахырына якынлашты. Кечкенә дусларыбыз ветераннарга рәхмәт сүзе әйтте. Аннан бакча мөдире Гөлфия Низамова кунакларны профсоюз комитеты тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле янына  чакырды. Бу бакчада эшләүче ханымнар бигрәк уңган икән, ничек тәмле пироглар пешергәннәр. Ветераннар иркенләп сөйләшеп, аннан рәхмәт әйтеп кайтып киттеләр.
 
Тәслимә Рәфыйкова

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus