Җирдә тынычлык хакына
Татарстан балалар китапханәсенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Җирдә тынычлык хакына” дип исемләнгән конкурс үткәрүе турында хәбәр иткән идек. Бәйге 9–14 яшьлек балаларның сугыш чорында совет халкының фронттагы һәм тылдагы батырлыгы турында шигырь яисә проза әсәреннән өзекне сәнгатьле итеп укудан гыйбарәт иде.
Әсәрнең мәктәп программасына кермәве шарт итеп куелды. Бәйге башта, район туры буларак, Зәй үзәк китапханәсенең балалар бүлегендә узды. Китапханәнең балалар эше буенча директор урынбасары Рита Әхмәтова әйтүенчә, бәйгедә осталыгын район-шәһәрдән биш дистәгә якын укучы сынаган. Алар арасыннан 10 укучы сайлап алынып, язмалары бәйгенең республика турына җибәрелгән.
Шәһәрнең 5нче мәктәбе V сыйныф укучысы Дарья Абрамова белән Югары Мәлем мәктәбеннән VII сыйныф укучысы Ирек Ганиев җиңүче булып, аларга ТР балалар китапханәсе Дипломнары тапшырылды. Дарья бәйгегә А. Демидовның “Вечная память” шигырен, ә Ирек Г. Сәгъдиеваның “Кайтаваз” әсәреннән өзек әзерләгән булган. Шунысы игътибарга лаек, алар икесе дә отышлы сайланган. Дарьяның мондый мәртәбәле бәйгеләрдә беренче генә катнашуы түгел, ә Ирекнең үзен тәүге мәртәбә сынавы. Аны бәйгегә Мәлем авылы китапханәчесе Тәслимә Солтанова әзерләгән.
- Өзек тапталмаган, тирән эчтәлекле булсын өчен шактый әзерләнергә туры килде. Ирек аны сәнгатьле итеп тамашачыга җиткерә алды, - ди Тәслимә Солтанова.
Ирек әлеге чыгышы белән Керәшен Мәлемендә обелиск ачу тантанасында да күпләрне тетрәндерде.