Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Йолдызлык” талантлар үстерә

“Созвездие – Йолдызлык” республика эстрада сәнгате фестивале аша муниципаль районның шактый яшь талантлары балкып, үзләрен танытып өлгерде. Быел фестивальнең Казанда узган финалында җиңүчеләр һәм лауреатлар исеме өчен ярышучы дүрт мең ярымнан артык бала арасында Лениногорскиның яшь артистлары да бар иде. 


Быел фестиваль унбишенче тапкыр уздырылды. Кайчандыр шәһәр күләмендә узучы яшьләр чарасы буларак кына старт алган иде, бүгенге көндә фестиваль Россия масштабындагы мәдәни күренешкә әверелде. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Россиядәге иң уңышлы проектларның берсе. Рөстәм Миңнеханов талантларга булышлык күрсәтүгә зур игътибар бирә. Яшьләрнең эстрада сәнгате фестивале дә һәрвакыт Татарстан Президенты патронажлыгы белән үтә. “Йолдызлык” фестивале ул – сәхнә өчен дип яшәүчеләр өчен, биеклеккә күтәрелүдә бер баскыч булып тора, яңа талантларны ачарга менә дигән мөмкинлек бирә.
 
Шәһәрдә эшләп килүче “Пируэт” үрнәк бию коллективы җитәкчесе Зөлфия Витакова фикеренчә, фестивальне оештыручылар үз эшләренең чын остасы, һәр моменты энәсеннән җебенә кадәр уйланылган.
- Фестивальдә хореография өлкәсе бик нык үсте, алга китте (үземнең өлкә буенча гына әйтәм). Поселок, авыллардан килгән балаларның осталык дәрәҗәсе шәһәрнекеләр белән бертигез, анда шундый талантлы балалар чыгыш ясый. Бу фестивальдә катнашучылар һәм аларның җитәкчеләре өчен күп эшләнелә. “Йолдызлык” иң яраткан фестивальләң берсе, - ди 27 ел хореограф булып эшләүче ханым.
 
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 41 нче номер саныннан укый аласыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus