Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бүген Әлки районы Яңа Салмандагы “Каенкай” балалар приютында яңа уен мәйданчыгы ачылды

Бүген Яңа Салмандагы “Каенкай” балалар приютында яңа уен мәйданчыгы ачылды. Биредә тәрбияләнүче балаларга аны “Татлизинг” дәүләт унитар предприятиесе бүләк итте.

 

Төрледән-төрле уен җиһазларыннан торган балалар мәйданчыгын ачу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, “Татлизинг” генераль директоры Марс Нуруллин, башка кунаклар да килгән иде.

–Республикабызда спорт һәм балалар уен мәйданчыклары төзү программасы  өч елдан артык эшли инде,–дип билгеләп үтте Александр Никошин. – Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган әлеге программа нигезендә безнең районда да өч спорт мәйданчыгы, биш балалар уен мәйданчыгы корылды. Быел Базарлы Матак гимназиясендә  балалар өчен уен җиһазлары да булган спорт мәйданчыгы сафка бастырылачак. Чуаш Кичүендә дә шундый корылма төзүне күздә тотабыз.

 

Район җитәкчесе приютка шундый зур бүләк ясаганнары өчен “Татлизинг” башлыгы Марс Нуруллинга рәхмәт белдерде, ә балаларны тренажер һәм җиһазларны сак тотарга өндәде. Аннан ул биредә тәрбияләнүче сабыйларга күчтәнәчләр – тәм-том тулы пакетлар таратты.

 

–Бу безнең “Каенкай”га беренче бүләгебез, әмма соңгысы түгел. Без үзебезнең коллектив белән  приютны шефлыкка алырга булдык,–дип сөендерде Марс Мәкъсүм улы. – Моннан без сезгә  күп төрле ярдәм күрсәтәчәкбез. Озакламый безне кабат кунакка көтегез – приютка бүләк итеп мини-трактор алып килербез.

“Татлизинг” җитәкчесе приютның котельня, мунча, кухня биналары түбәләрен яңартып  ябуда булышырга да вәгъдә бирде.

Приют директоры Илнур Юсупов бүләк мәйданчык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Балалар да шигырьләр-җырлар белән рәхмәтләрен әйттеләр.

–Бүген бездә 23 бала тәрбияләнә,–ди приютның стационар бүлеге мөдире Наталья Илюхина. –Алар арасында төрле яшьтәгеләр бар. Ә балаларның барысы да хәрәкәтле уеннар ярата. Дөрес, безнең хәйриячеләр бүләк иткән уен мәйданчыгыбыз бар иде инде. Әмма бит балалар күп, ул гына җитәрлек түгел иде. Шуңа без яңа мәйданчыкны бик шатланып, кирәксенеп кабул иттек.

Тантана тәмамлануга малайлар-кызлар яңа мәйданчыкка йөгерде һәм дөньяларын онытып уйный да башладылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus