Юл һәлакәтеннән соң үзенә ут төрткән
Әгәр егетне урамда очраган кешеләр коткарып калмаган булса, тагын зур фаҗига булган булыр иде.
Бу хәл Казанда була. Егет кызу тизлек белән бара һәм бер йортның подъездына килеп бәрелә. Аннан ишекләрен бикләп, машина эчендә булган кәгазьләрне яндыра башлый. Шул рәвешле ул үзенә һәм машинага ут төртмәкче була. Бәхеткә, аны тәрәзәне ватып коткарып калалар. Егет үз акылында булмаган, ниндидер матдә кулланган булырга тиеш дип фаразлыйлар.