Әлмәтле 12 мең сумы белән улының «бурычын» түләгән
64 яшьлек әлмәтле ханымга кичә билгесез бер кеше шалтырата да, улының бурычын түләвен таләп итеп яный башлый.
Куркып калган пенсионер якындагы терминалга барып, билгесез кеше әйткән номерга 12 мең сум акча сала. Берничә сәгатьтән өйгә кайткан улы бернинди дә бурычы булмавын әйтә.
Ханым полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Акча салырга кушылган номерның Татарстанда теркәлгән булуы билгеле.