Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эчкерсезлек белән алдыралар

"Йолдызлык" балалар иҗаты фестивале гала-концертын ел саен карарга тырышам. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Һәрвакыттагыча, Балалар иҗаты йортының бәйрәмчә бизәлгән залында буш урыннар юк иде: әти-әниләр өчен балаларының сәхнәдән чыгыш ясавы иң зур бүләк бит.
 
 
Концерт шундый кызыклы булды! Әйтергә кирәк, ул бик зур тәрбияви роль дә уйный. Чөнки "Йолдызлык"та катнашудан алган тәэсирләр бала күңелендә гомерлеккә кала, үсмерлек чоры авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә.
Гала-концертны "Грация" һәм "Бәхетлеләр" төркеме биюләре башлап җибәрде, төсмер бирде. Алга таба иң яхшы, иң оста чыгышлар күрсәтелде. Җыр башкаручылар арасында Динә Билалова белән Эльза Хәсәнованы билгеләп үтәргә телим (Базарлы Матак урта мәктәбе). Аларның чыгышларын яратып тыңлыйм. Әле кичә генә кечкенә кызчыклар, кулларына зур микрофон тотып, курка-курка гына сәхнәгә чыгып баса иделәр. Ә бүген инде чын "йолдызлар"! Кызларны үзешчәннәр дип атарга тел әйләнми, минемчә, чын җырчылар инде алар.
Гимназия укучысы Әдилә Сәлахованың җырны көчле итеп, тамашачыга җиткереп башкаруы да исне китәрде. Чуаш Кичүе мәктәбеннән бик сөйкемле укучы Альберт Хөсәенов чыгышы да тамашачыларны битараф калдырмады. Ул матур итеп татарча җырлады.
Гала-концертның "Йолдызлык" чыгарылышы – ХI сыйныф укучылары катнашкан өлеше дә күңелләрне нечкәртте. Алар әти-әниләре белән бергәләп "Саубуллашу" җырын җырлап сәхнәгә чыктылар. Сәләтле балалар үстергәннәре өчен әти-әниләргә бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә алар, үз чиратларында, балалары белән шөгыльләнгән педагогларга, төрле конкурсларда  катнашканда ярдәм иткән район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кыска гына мәкаләдә һәр баланы атап чыгып булмый, шулай ук беркемне дә рәнҗетәсем дә килми, Чөнки алар барысы да шундый тырышып. бөтен көчләрен куеп чыгыш ясадылар. Ә соңгы ноктаны "Йолдызлык"ның үткән еллар укучысы Энҗе Сафина "куйды". Бүген ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының татар музыка бүлекчәсендә бишенче курста укый.
Тамашачылар исеменнән мин дә фестиваль җиңүчеләрен әзерләгән хезмәттәшләрем – педагогларга рәхмәт җиткерә алам. Алар тырышлыгы  нәтиҗәсендә яшь талантлар сәхнәгә күтәрелә, шунда үсә, канат кагынып, очып китә. Ә аларга алмашка нәни "йолдызчыклар" кабына.
Балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре һәм шунда өстәмә белем алучылар РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга рәхмәтлеләр. Ул бит фестивальне үткәрүдә зур ярдәм күрсәтә. Һәм менә 15 нче тапкыр нәни "йолдызчыклар" га депутатыбыз исеменнән уенчыклар тапшырыла.
Мин Балалар иҗаты йорты коллективының эшчәнлеге белән даими кызыксынам һәм шулай бердәм булып эшләүләренә шаккатам. "Йолдызлык"-"Созвездие" фестивале гала-концерты педагогларының еллык эшчәнлеге хакында отчет ул. Бу концертта бөтенесе дә сөендерә – бик матур зал да, сценарий һәм алып баручылар да, башкаручыларның эчкерсезлеге дә. Тик менә, һәрвакыттагыча, яңа сәхнә костюмнарына акча табылмаган. Бик кызганыч…

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus