Кузайкино янында авариядә һәлак булучы бар
Фаҗига 3 июньдә 17 сәгать тирәсендә Кузайкино-Нурлат юлының тугызынчы километрында була.
ВАЗ 2114 автомобилендә Нурлат ягына хәрәкәт итүче 1977 елгы машина йөртүче юлда йөрү кагыйдәләрен бозып ГАЗ 3202 автомобилен узарга ниятләп тизлеген арттыра. Руль белән идарәсен югалтып, ул каршы як полоса кырыена әйләнеп каплана һәм тән җәрәхәтләреннән урында җан бирә.