Хатынына пычак белән кадаган
Җәрәхәтле хатын-кыз шифаханәгә илткәндә үлә.
Зәй шәһәре полиция хезмәткәрләре хатынын үтерүдә шикләнелүче 53 яшьлек ир-атны шул ук көнне тоткарлаган. Ир беркая да эшләми булып чыга. Кичтән бергәләшеп хәмер кулланган ир белән хатын иртән үзара бәхәскә керә. Кызып киткән ир 52 яшьлек хатынына берничә тапкыр пычак белән кадый.