Чуаш Борнае кызы Юлия Еликова “Чуаш чибәре-2015” район бәйгесе җиңүчесе булды.
Әлеге бәйге Хузангай авылы клубында үткәрелде. Юлиягә 18 яшь. Ул Казанда вузда укый. 27 июньдә Нурлат шәһәрендә узасы Бөтенроссия “Уяв” чуаш милли бәйрәмендә Юлия Еликова районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак.