Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнен инвалид балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен зур бәйрәм чарасы белән билгеләп үттеләр

Әлки районында 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнен инвалид балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен зур бәйрәм чарасы белән билгеләп үттеләр.

 

Районның барлык авылларыннан кунаклар балалар иҗат йортына чакырылды. Малайлар-кызлар бәйрәмгә әниләре я укытучылары белән килде. Биредә алар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде. Чәйләр эчеп, матур итеп бизәлгән залга кереп утыргач, яшьтәшләре җыр-биюләр белән кунакларның күңелен ачтылар. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле  әкият каһарманнары роленә кереп балаларны уйнаттылар, җырлаттылар, кызыклы тамашалар оештырдылар.

 

Балаларны сәламләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да килгән иде. Ул залда утыручыларны бәйрәм белән тәбрикләде, һәр балага сәламәтлек, ныклы белем алып, илгә файдалы кешеләр булып үсүләрен, тормышта  үз урыннарын табуларын теләде.

 

–Укып һөнәр алгач, үзебезнең районда калыгыз, туган төбәгебезнең киләчәге сезнең кулларда,– диде район җитәкчесе.

Аннан алар башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мария Платонова белән кул эшләнмәләре, рәсемнәр, волонтерлар бәйгеләрендә призлы урыннарны алган укучыларга Мактау грамоталары тапшырдылар.

 

Районыбызда бүген 101 инвалид бала исәпләнә. Беренче чиратта нәкъ менә алар олыларның яклавына, ә авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр даими ярдәмгә мохтаҗ. Җыелган кунаклар алдында ясаган чыгышында Мария Платонова моңа аерым басым ясап әйтте.

Бәйрәм бүләкләрсез була димени.  Кунакка килгән йөздән артык баланың һәркайсына район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошиннан һәм Хәйруллин Хәйрия фондыннан  тәм-томнар белән тулы күчтәнәч пакетлар тапшырдылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus