Сабантуйга тикшерү катгый булачак
Терроризмга каршы ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы Сабантуй белән бәйле булды.
Елдан-ел Сабантуйда катнашучылар саны арта бара. Бу үз чиратында халыкны куркынычсызлык белән тәэмин итүгә контрольне тагын да көчәйтергә кирәклек хакында сөйли. Утырышта бәйрәм вакытында экстремизмга юл куймау турында сүз барды. Хокук саклау органнары җитәкчеләре билгеләп үткәнчә, полиция хезмәткәрләре бәйрәм һәм ял көннәрендә катгый режимда кизү торачаклар.