Сәүдә үзәгендә янгын чыккан
Янгынны сүндерүгә райондагы барлык көч , 50 дән артык кеше һәм 18 махсус техника җәлеп ителгән.
Норлат районындагы “Нурлатский” сәүдә үзәгендә 16 эшмәкәр сәүдә рәтләрен арендага алган, шулай ук биредә “Пятерочка”, “Спецодежда”, “Торговый дом Инструмент”, “Бегемотик” һәм башка кибетләр урнашкан. Бинаның милекчесе – өч шәхси эшмәкәр.
Янгынны сүндерүгә Самара өлкәсе районнары һәм Аксубай, Чирмешән районнарыннан да өстәмә ярдәм килгән. Бәхеткә янгыннан үлүчеләр, имгәнүчеләр теркәлмәгән. Нигездә түбә һәм 2 нче кат зыян күргән. Янгын чыгуның төрле сәбәпләре карала: электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу һәм хәтта ут төртү дә. Урында комиссия эшли.
.