Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чәчәк куеп китегез

2015 елның 11 февралендә Югары Мәлемдә яшәп яткан бертуган энем Дамир Яхин озак авырудан соң вафат булды. Ул яшьтән эш сөючән, кыю, батыр, лачын кебек егет иде, ләкин рәхимсез үлем аны безнең арадан алып китте.  Сөеп, сөелеп тә өлгермәгән хатыны, чәчәк кебек 2 баласы ятим калды.

 Бисмилла, дип башлыйм әле

Бәетемнең башларын.

Матур итеп языгыз сез

Каберемнең ташларын.

Якты дөньяга тудырган

Әти-әнигә рәхмәт.

Кыска булды гомерләрем,

Әҗәлләргә ни сәбәп?

Егет булып үсеп җиткәч,

Армияләрдән кайткач,

Үз тормышымны кордым мин

Ныклап аякка баскач.

Гаиләле булгач та без

Төрле планнар кордык.

Тормыш иптәшем белән

Ике балалы булдык.

Тормышыбыз гөрләп барды,

Көннәр шатлыклы иде.

Белмим инде, кемнәрнеңдер

Безгә күзләре тиде...

Сәламәтлек дигән әйбер

Акчаларга сатылмый.

Әҗәлләрдән вакыт җиткәч,

Гомерләрең саналмый.

Гомерләрне санап булмый,

Тормышларның кадерен белегез.

Якты дөньяларда сез сәламәт булып,

Уйнап-көлеп, җырлап йөрегез!

Тәмле йокыларга киткән чакта

Төшегезгә мин дә керермен.

Күбәләкләр булып, һәркөн саен

Тәрәз төпләрендә йөрермен.

Һаваларда киек каз тавышы -

Йөрәгегез ничек чыдасын?..

Көн-төн уйлап, минем юклыгым

Телгәлидер йөрәк ярасын.

Газиз туганнарым, сезгә әйтәм,

Калдырмагыз мине догадан.

Көчле атлар җигеп, көтү көттем,

Ыңгырчаклы, камыт дугадан.

Ямьле язлар җиткәндә,

Газраил килде яныма.

Нишлисең бит, гомеркәем беткәч,

Алды-китте үзенең янына.

Ике балам калды, җәмәгатем калды,

Күз яшенә калды сөрелеп.

Әҗәлләрем җиткәч, нишлисең бит,

Кафеннәргә яттым төренеп.

Газиз туганнарым, сезгә әйтәм,

Балаларны, зинһар, какмагыз.

Әтисез дип, балаларга,

Ачы сүзләр, зинһар, атмагыз.

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетсәм мин,

Дус-туганнар, гафу итегез.

Озын булсын сезнең гомерегез,

100 яшькәчә кадәр җитегез.

Балаларым, сезгә әйтәм,

Каберемә ешрак менегез.

Зинһар өчен, бәгырьләрем,

Анагызның кадерен белегез.

Бик кыска булды шул менә

Гомеремнең еллары.

Әҗәлләрем килеп җитте 

45 тә тулмады.

Сыйныфташлар, дус-туганнар,

Мине якын иттегез.

Зинһар өчен, каберемә

Чәчәк куеп китегез.

Ландыш Җиһаншина (Яхина). 

Куш-Елга.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus