Бәхет күлмәге кигәнсең
Бәхет күлмәге кигәнсең,
Күзләренңән күренә.
Күпме караш, кояш үзе,
Йөзләреңә үрелә.
Бәхетле бул төрмышыңда,
Язлы гомердә яшә.
Шашып ярат, ихлас ярат,
Булсын ярың яңәшә.
Җил күтәрә итәкләрең,
Бәхетле күлмәгеннең.
Нәкь синдәй күрәсем килә,
Миндәген сөйгәнемнең.
Бәхет кошын тоткансыз да,
Очырасыз җиһанга.
Шундый рәхәт мизгеле дә,
Икен бергә булганда.
Бәхетле бул тормышыңда,
Язлы гомердэ яшә.
Шашып ярат, ихлас ярат,
Булсын ярын янәшә.
Вазыйх Фатыйхов.
Фото: http://ru.fotolia.com/id/