Әлеге хәл Чаллыда 42 нче комплекстагы йорт фатирларының берсендә була. Туганнары әйтүенчә, ир-ат эштән кайткан да ванна бүлмәсенә бикләнгән. Озак чыкмагач, аңа кычкырып карыйлар, җавап булмагач ишекне ватарга булалар. Медиклар килгәндә ул үлгән була. Алдан фаразлаулар буенча ир-ат исерек хәлдә булган.