Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Утлы еллар кайтавазы

Сугышка китүчеләрне Алан тау башына кадәр озата килде авыл халкы. 

Китүчеләр дистәгә якын булса да, озатучыларның исәп-хисабы юк иде. Ир-атлар сабыр булырга тырышты, ә хатын-кызлар, бала-чага күз яшьләрен тыя алмады. Йөрәк сыкравына җан авазы кушылып ниндидер ыңгырашу, сыктау тавышы чыкты. Энесе Рәҗәпне җитәкләгән  сигез яшьлек Мәхфүзә дә, берөзлексез кабатланган сугыш дигән сүзнең хәвеф китерәсен белеп, әнисенә сыенды. Көнозын кыздырган кояш та болытлар арасына кереп югалды. Салмак җил исеп куйды.

–Кайтырбыз, кызым, озакламабыз, нимесләрне җиңәрбез дә менә, кайтып төшәрбез,–диде Кыям ага, кызының башыннан сыйпап. Әнисе итәгенә тотынган Гыйльметдин, әтисенең кая киткәнен аңламаса да, сабыйларча бер кызыксыну белән аңа карады. Кыям ага иелеп улын күкрәгенә кысты, әнисе белән саубуллашты.

Китүчеләр олы юлга кузгалды. Аларны халык күздән югалганчы озатып калды.

...1941 нче елның афәтле җәе әнә шулай хәтерендә калды Мәхфүзәнең. Әтисе Кыям агадан берәм-сәрән өчпочмаклы хатлар килде. Әнисе аларны кабат-кабат укып, матчага кыстырып куяр иде. Хәл белергә кергән күрше-коланның күзе иң элек шунда төште, хатлар саны артмаганмы янәсе. Хәер, Күгәрчен авылы никадәр зур булса да кемгә нинди хәбәр килгәне яшен тизлегендә килеп иреште. Кайгыларны бергәләп күтәрде, сөенечләрне уртаклаша белде халык. 

Фәрвәз Каюмова.

 Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.

Фото: http://school-n-22.narod.ru/sochi.html

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus