![](http://www.zamansulyshy.ru//images/stories/images/plener.jpg)
29 майдан 12 июньгә кадәр Лениногорскига шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов инициативасы белән Казаннан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән танылган рәссамнар беренче республика пленер-симпозиумына җыела.
Алар арасында Татарстан рәссамнар берлеге рәисе, Россиянең атказанган рәссамы, Г.Тукай бүләге лауреаты Зөфәр Гыймаев, Чаллыдан Татарстан халык рәссамы Мәдьяр Хазиев та була.
Рәссамнар шәһәребезнең “Нефтяник” кунакханәсендә 15 көн яшәп, Лениногорскиның иң матур урыннарын рәсемгә төшерәчәкләр. Һәрберсе икешәр рәсемен шәһәребезгә бүләк итеп калдырачак. Мондый симпозиум бездә беренчесе, киләсе елга – Бөгелмә шәһәрендә икенчесе, өченчесе – Әлмәттә, дүртенчесе Азнакайда узачак.