Кадерлебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз.
Сиңа саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, сөенеч-куанычлар, якыннарыңның игелеген күреп, күңел җылысын тоеп яшәвеңне телибез.
Язлар гына бүләк итәдер ул,
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче,
Йөрәктәге барлык назларны.
Әни. Тормышыңда һәрчак,
Намус белән гадел яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул,
Сәламәт һәм имин яшәвең.
Тырыш, уңган, мәрхәмәтле, юмарт,
Үрнәк бит син безгә һәр эштә.
Озын гомер сиңа теләгәндә,
“Амин”-диеп торсын фәрештә.
Иң изге теләкләр белән: сине яратучы балаларың,онык-оныкчыкларың.