Республика буенча 33486 вакансия исәпләнә. Узган атнада гына да эш бирүчеләр 2886 эш урыны тәкъдим иткән булган. Үткән атнада эшсез булып танылган 836 кешенең 412 се хезмәт урыннарын үз теләкләре белән калдырган, 128 е кыскартуга эләккән һәм предприятиеләре бетерелгән.