“Беренче май” ҖЧҖ базасында узган бу бәйге сыер савучылар арасында 46, технологлар арасында 40 нчысы иде.
Бик ерак булуга карамастан, Новотроицк авыл җирлегендә урнашкан хуҗалыкка гадәттәгечә һәрбер эре хуҗалык үзенең белгечләрен алып килгән иде. Алтын бәясенә тиң сыер савучы да, көтү яңарту буенча технологлар да башта үз эшләре буенча сорауларга җавап бирде. Аннары осталыкларын хезмәттә күрсәтте. Шул ук вакытта жюри әгъзалары һәрбер катнашучының производство күрсәткечләрен дә исәпкә алды.
Җиңүчеләр берничә категориядә һәм яшь аралыгында билгеләнде. Мәктәп укучылары, 35 яшькә чаклы катнашучылар аерым номинациядә бүләкләнде. Ә инде иң яхшы савымчы һәм технолог исемен быел хуҗалар һәм Токарликов исемендәге хуҗалык белгечләре алды.