Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бу кырда карабодай үсәчәк

"Кызыл Шәрык-Агро"да, соңгы сигез елда икми торганнан соң, карабодай чәчәргә булганнар. Әлеге эш Демидовка егете Алексей Балянинга тапшырылган.
 
 
Алексей белән сөйләшеп, фотога төшереп алырга дип "Карга" отрядының шул 180 гектарлы кырына юл тоттык. "Үзәк Әлки" филиалы баш агрономы Виктор Лешинны да шунда очраттык.
–Карабодай өчен бик кулай урын сайладык,–ди Виктор Николаевич. –Бу культурага бит серкәләнергә кирәк. Ә монда Базарлы Матак авылы да ерак түгел, халыкның умарталыкларыннан бал кортлары очып киләчәк. Аннан соң, урман да янәшә, төрле бөҗәкләр дә серкәләндерер.
–Виктор Николаевич, соңгы елларда карабодай бәяләре шактый күтәрелде. Сәүдәгәрләр дә бәяне уйната бугай. Нигә соң ул карабодайны күп итеп чәчмәскә?
–Бу бик четерекле культура. Җәй буе чәчәк ата, уңышы төрле вакытта өлгерә. Серкәләнер чакта һава торышының бик уңайлы булуы кирәк –салкын да, кызу да ярамый. Әмма карабодайга сорау һәрчак булды һәм бар. Ә бу кырда әйбәт уңышка өмет зур. Биредә дым күп, аны әле былтыргы кукуруз яфраклары саклый.
Баш агроном әйтүенчә, бу басуда җирне "Нью-Холланд" тракторына дискатор тагып  механизатор  Александр Кузнецов эшкәрткән. Аннан Карга егете Мансур Гатин дискалаган, хәзер Алексей  чәчү эшләрен башкара.
Менә басу буйлап килүче Алексей Балянин тракторы да күренде. "Кәефләр ничек?"– дип соравыма ул  шаярып җавап кайтарды. Һәрчак шат, көр күңелле бу егет. 
–Фотога төшергәндә тракторым да эләксен әле,–дип тә куйды Алексей. Янәсе, бу "акыллы" техникадан башка  ул беркем түгел.
Әлеге "Нью-Холланд"та тугыз ел эшли инде ул. Тракторы кичә заводтан чыккан диярсең – ялт-йолт итеп тора. Бу трактор 500 ат көченә ия икән. Шундый куәтле техника гына бу чәчү агрегатын эшләтә ала шул. Берьюлы 16 метр киңлектә чәчүлек орлыкны җир куенына кертә әлеге агрегат.
–Ә көненә күпме чәчәсез?–дип сорыйм.
–Норма 90 гектар. Күптән түгел бодайны 125 гектарда чәчтем. Орлыгын салып, җирен әзерләсеннәр генә, бу техника эшли ул,–дип янә кибән кадәрле трактор-чәчкечен мактап алды Алексей.
Карабодайны башка культуралардан соңрак чәчәләр. Шулай да аны 5 июньнән дә соңгармыйча  җир куенына салу зарур. Ә тишелүе инде аның бик тиз – кырның бер башында чәчеп бетергәнче, икенче якта борын  төртә дә башлый.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus