Зәйдә мәдәният идарәсе соңгы биш-алты елда “Сабантуй гүзәле” бәйгесе оештыра. Традициягә тугры калып, аны быел да уздырачаклар. Мәдәният идарәсенә анда катнашырга теләк белдереп мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Конкурсантларга төп таләп - татар мәдәниятен, тарихын, йола-гадәтләрен белү. Билгеле, инде “Сабантуй гүзәле”нең гүзәл булуы да кирәк.