Лениногорскилы бер кызны икенче көнне үк эштән куганнар
Куйбышев урамындагы бер кибеткә сатучы булып урнаша ул, тик икенче көнне үк эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
Стажеровка үтүче кыз хезмәттәшенең сумкасыннан 5 мең сум урлап, бабам үлде, дип иртәрәк сорап кайтып китә. Тик тиз арада полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана, аңа карата җинаять эше кузгатылган.