Лениногорскида Сабантуйга әзерләнәләр
Быел район Сабан туе Ивановкага бару юлында Каенлыкта 13 июльдә узачак.
Шул уңайдан, бүген район башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие – оешма җитәкчеләре белән Сабантуй мәйданында киңәшмә үткәрде.
- Бәйрәм югары дәрәҗәдә узарга тиеш, килгән кунаклар алдында йөз кызартырлык булмасын, - диде район башлыгы.
Һәр юнәлеш буенча җаваплы кешеләр билгеләнде. Хәзерге вакытта мәйданны әйләндереп алган култыксаларны, керү капкасын буяу эшләре бара.