Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Каләмдәшләребез нәни Ильясны сөендерде

Мәгълүм булганча, быел “Әлмәт таңнары” газетасы нәшер ителә башлауга 25 ел булды. Без чирек гасырлык юбилеебызны зурлап, драмтетар бинасы шыгрым тулы газета укучыларыбыз, кунаклар белән билгеләп үттек. Әмма бәйрәм иттек тә, бетте түгел – туган көнебезгә багышланган чаралар бүген дә дәвам итә.

Юбилей кысаларында иң беренче булып  безнең хәйрия эстафетасы старт алган иде. Декабрь аенда “Әлмәт таңнары” башлап җибәргән “Сабыйга бәхет бүләк ит!” акциясенә шәһәр һәм районда чыга торган барлык масскүләм мәгълүмат чаралары теләктәшлек белдерде. Декабрь аеннан башлап ай саен бер коллектив авыр хәлдә калган, язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйга ярдәм күрсәтеп һәм эстафетаны бер-берсенә тапшырып килде. Әлеге изге гамәлдә  район башлыгының матбугат хезмәте, “Татмедиа” җәмгыятенең “Әлмәт РТВ” телерадиокомпаниясе, “Знамя труда” газетасы, “Луч” телекомпаниясе катнашырга өлгерде инде.

“Әлмәт таңнары” хәйрия акциясен дәвам итеп, узган шимбә көнне шәһәр паркы сәхнәсеннән “Альметьевский вестник” газетасы коллективы да аңа теләп кушылуын белдерде. Гөлчәчәк һәм Равил Сәйфуллиннар язмыш тарафыннан кыерсытылган өч яшьлек уллары Ильяска бүләк һәм матди ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Эстафета дәвам итә. Ул ел азагына кадәр бара. Изгелек таягы “Стиль  и совершенство” журналы коллективына тапшырылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus