Ике хатын-кыз бер-берсенә пычак белән кадашкан
Ике дус хатын-кыз арасында спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда бәхәс килеп чыга.
Берсе өстәлдән кухня пычагы ала да икенчесенең муенына һәм башына өч тапкыр шуның белән суга. Бу хәл Чүпрәле районында була. Зыян күрүче танышының кулыннан пычакны тартып ала һәм үзе дә аңа карата кул күтәрә – күкрәк читлегенә кадый. Бәхәс кеше гомере өзелү белән тәмамлана. Суд барлык нечкәлекләрне дә искә алып дустын үтергән хатын-кызны 1 ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.