АЙГА КЫРЫН КАРАМА
23 май (шимбә). Шәгъбән аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 8.32 сәгатьтә калка, 23.20 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 16.43 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтле, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь. 23, 24 майда бернәрсә чәчәргә дә, утыртырга да ярамый.
Роза тамакны дәвалый
100 грамм роза чәчәгенең таҗ яфракчыкларын 1 литр аш серкәсенә салып, 3 көн төнәтәләр, әледән-әле селкеткәләп алалар, аннары сөзеп, суыткычта саклыйлар. Ангина булганда, 1 стакан суга 1 чәй кашыгы кушып, көненә берничә тапкыр тамакны чайкыйлар. Яисә 80 грамм роза чәчәген ярты стакан кайнар суга салып, сүрән утта 15 минут пешерәләр. 1 тәүлек төнәткәч, 100 грамм бал кушып, сүрән утта бал эрегәнче болгаталар. Тамак авыртканда, көненә 3-4 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабып суыралар, авызда мөмкин кадәр озаграк тотарга кирәк.
24 май (якшәмбе). Шәгъбән аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 9.38 сәгатьтә калка, 23.51 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 16.47 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Ыгы-зыгы тудырырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану уңай нәтиҗәгә китерә. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Нарат сихәте
Уртлар канап интектергәндә, 5 аш кашыгы вакланган нарат ылысы, 2 аш кашыгы төелгән гөлҗимеш җиләге, 1 аш кашыгы суган кабыгын 1,5 литр суга салып, 5 минут пешерәләр, суыткач, сөзеп, көн буена эчеп бетерәләр. Теш эмален ныгыту өчен, йомырка кабыгын яхшылап юалар, 10 минут кайнаталар, киптереп, төяләр һәм көн саен 1,5 граммын ризыкка кушып кабалар. Мондый кальцийны организм тулысынча үзләштерә.
25 май (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 10.44 сәгатьтә калка, 0.16 сәгатьтә бата. 2нче фаза. Көн озынлыгы 16.50 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы, кул, җилкә зәгыйфь. Хисләре керләнгән кешеләрнең колаклары авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим. 25-27 майда миләүшә, маргаритка, күгәрчен күзе кебек икееллык чәчәкләр чәчәргә, яфраклары саргайса, нәркис, гиацинт, лаләләрнең суганчаларын казып алырга була.
26 май (сишәмбе). Шәгъбән аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 11.50 сәгатьтә калка, 0.38 сәгатьтә бата. 2нче фаза. Көн озынлыгы 16.54 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин.
Тынычландыргыч чәй
Валерьян тамыры, сукыр кычыткан үләне, әнеч һәм укроп орлыкларын тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда пешерәләр дә, җылы урында төнәтеп, сөзәләр. Нервлар какшаганда, ярсыганда, йөрәк тибеше ешайганда, көненә 3 тапкыр 1әр стакан ( җылы килеш, әкрен-әкрен) эчәләр.
27 май (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 9нчы көне. 10нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 12.56 сәгатьтә калка, 0.58 сәгатьтә бата. 2нче фаза. Көн озынлыгы 16.56 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Йорт төзи башларга була. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь.
Мүк җиләге шифа бирә
Пиелонефрит интектергәндә, термостагы 1 аш кашыгы мүк җиләге өстенә 1 стакан кайнар су салып, 2 сәгать төнәтәләр дә, көненә 4-5 тапкыр, ашар алдыннан, эчәләр. Төнәтмәне эчәр алдыннан гел яңаны ясарга кирәк. Мүк җиләген күпме ашасаң да ярый, бөерләргә файдага булачак.
28 май (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 10 нчы көне. 11нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 14.02 сәгатьтә калка, 1.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.58 сәгать.
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык зәгыйфь. 28-30 майда ачык грунтка чәчәк кәбестә, кольраби орлыклары чәчәргә, чәчәк кәбестә үсентеләрен утыртырга була.
Кычыткан һәм шалфей
Себорея дерматитын дәвалау өчен, 1 аш кашыгы шалфей яфрагын 1,5 стакан суда 5 минут пешерәләр, сөзеп, ярты чәй кашыгы бал кушалар да, марляны шуңа манып алып, җылы килеш тиренең зарарланган урыннарына куялар. Көненә 3 тапкыр шулай дәваланалар. Яисә кычыткан яфрагын вак итеп турыйлар да, шул кадәр үк издерелгән сарымсак, әз генә җитен мае кушып, тирегә сөртәләр, 20 минуттан соң яхшылап юалар.
29 май (җомга). Шәгъбән аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 15.09 сәгатьтә калка, 1.37 сәгатьтә бата. 2нче фаза. Көн озынлыгы 17.01 сәгать.
Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
Балыктан суфле
800 грамм чамасы тәрәч (башка ак балык та ярый) балыгының кылчыксыз итен 1 баш суган һәм 1 кишер белән иттарткычтан чыгаралар. 2 йомырканың сарысын, 3 аш кашыгы каймак белән болгатып, фаршка кушалар, ярты чәй кашыгы тоз һәм тәмләткечләр өстиләр. Йомырка акларын миксер белән күпертәләр, фаршка кушып, акрын гына болгаталар. Формага тигезләп җәеп, 190 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 35 минут пешерәләр. Бераз суынгач, шакмаклап кисеп, яшелчәләр яки бәрәңге боламыгы белән ашыйлар.