Әлмәтлеләр яңа автомобиль алырга җыенамы?
Якын арада бик күп халык яңа машина алырга җыена икән. Mail.Ru агентлыгы россиялеләрдән сораштыру уздырган. Анда барлыгы 9 000 кеше катнашкан.
Сораштыру күрсәткәнчә, халык якындагы ярты ел эчендә яңа машина алырга планлаштырып тора. Андыйлар 33 % тәшкил итә. Алар бу бәхет өчен якынча 1 миллион сумга кадәр акча сарыф итәргә җыена. Хәтта 2 000 000 сум түләргә әзер булучылар да бар икән. Күбрәк япон, немец машиналарына өстенлек бирәчәкләрен әйткән россиялеләр. Менә шуннан соң илдә икътисади кризис бара дип сөйлә инде син...