«Каравон»га зәйлеләр дә бара
23 майда Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус фольклор фестивале узачак. Фестивальгә республика район-шәһәрләреннән фольклор коллективлар җыелачак. Анда Зәй данын Яңа Спас һәм Ал. Бистәсе авыллары фольклор коллективлары яклаячак. Әлеге мәдәни чарада албистәлеләрнең өченче мәртәбә катнашулары.