Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Бердәм Россия” бердәмлектә үзен көчәйтә

Быел 13 нче сентябрьдә-бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы җирлегендә ТР лидерын һәм җирле үзидарә органнарында вәкәләтле депутатларны сайлау булачак.

Бу көннәрдә Республика җәмәгатьчелеге олы ихтирам һәм хөрмәт белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына Рөстәм Нургали улы Миңнехановны тәкъдим итә. Бу уңайдан, балыкбистәлеләр дә республикабыз лидеры Рөстәм әфәндегә бик рәхмәтле калалардыр дип уйлыйк. Ни әйтсәк тә, соңгы вакытлардагы районыбыздагы колачлы үзгәрешләр аның хуплауында тормышка ашырылган дәүләти проектлар. 

Әлеге җайдан, районыбызда “Бердәм Россия” нең җирле башкарма комитеты рәисе Мөдәрис Гаянов белән әңгәмәбез бик урынлы булыр дип саныйбыз. 
 
– Мөдәрис Нургалиевич, праймериз, яңа төшенчә, иң элек сүзебезне шуны аңлатмалаудан башлыйк әле? 
 
– Әйе, чыннан да бу сүз, яңа. Тирәнләп әйткәндә, бу алдан депутатлыкка үтәчәк кандидатларның дәрәҗәсен, активлыгын бәһаләү старты. Бүгенге көндә “Бердәм Россия” җәмәгате әгъзалары, кыюлык кылып, әлеге  адымга инде берничә ел тәвәккәллиләр. Районыбызда бу иңкыйлабка кушылып, барлык җирлекләрдә прайзмеризлар уза. Нәтиҗәләрдән чыгып, без халык ышанычын аклаучыларны алга таба сайлауларда депутатлыкка тәкъдим итәчәкбез дә. 
 
–Нәтиҗәләр сезне сөендерәме? 
 
– Бүгенге көндә  27 җирлекнең 22 сендә мондый чаралар үткәрелде инде. Нәтиҗәләргә караганда, сайлау алды йомгаклары безне бик сөендерә. Ни әйтсәң дә, урыннарда без ышаныч белдергән егет-кызларыбыз–депутатларыбыз мөмкинлекләреннән чыгып халык ышанычын аклап киләләр. Шуңа күрә, алар алга таба да үзләренең янәшәсендә “Бердәм Россия” вәкилләрен күрергә телиләрдер дип уйлыйм.
 
Бу язманы газетадан укый аласыз.
 
Вазыйх Фатыйхов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus