Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре гаилә бәйрәме үткәрделәр

Кунакка илле елдан артык бергә парлы гомер кичергән тыл ветераннары килгән иде. 
Кичәне педагог Ольга Рагимова алып барды. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина барысын да гаилә көне белән котлады, имин тормыш теләде. Бүлектә эшләүче хезмәткәрләрнең балалары ветераннар хөрмәтенә шигырьләр сөйләп, җырлар башкардылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әлфия Мостафина һәм белгеч Рузалия Нагимова да кунакларга изге теләкләрен җиткерделәр. Аннан, Рузалия Нагимова ветераннарыбыздан озак еллар тату, дус яшәүнең серләре белән кызыксына башлагач, зал ихласлыкка күмелде. 
 
–Бер-береңне яратып, мәхәббәт учагын сүндермәсәң, озак, тыныч яши аласың. Без тормыш авырлыкларын татып яшәдек. Ашарга ризык, кияргә кием булмады. Шул чорларны без бергә уздырдык. Менә 56 ел бергә гомер кичерәбез,–ди Саимә Динмөхәммәтова. “Әйе, дөрес сөйли ул”,–дип сүзгә кушылды тормыш иптәше Нуретдин абый.   
 
–Дүрт бала үстердек без. Хәзерге көндә җиде оныгыбыз, алты оныкчыгыбыз  бар. Бәйрәмнәрдә бергә җыелып, күңелле итеп үткәрәбез. Балаларны яратып, киңәшләр биреп, матди яктан да булышып яшәргә кирәк,–ди Нина һәм Владимир Жабровлар. Фәрвәз белән Габделбәр Галиуллиннар да яшьләргә үз киңәшләрен җиткерделәр. “Без эштән курыкмадык. Шулай да урак уру, көлтә бәйләү иң читен эшләрнең берсе булды. Авырлыкларга бирешмәдек без,  Аллага шөкер 57 ел бергә гомер кичердек”,–ди алар. 
 
Республика Профсоюзлар  берлеге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Республика күләм “Балалар рәсеме” конкурсы игълан иткән булган. Анда безнең районыбыз балалары да актив катнашкан. Әлеге кичәдә җиңүче балаларны Балык Бистәсе башлык урынбасары Рафик Гадеев һәм спонсор Руслан Дормидонтов дипломнар белән бүләкләделәр. Һәр катнашучыга да рәхмәт хаты һәм бүләкләр  тапшырдылар. 
 
Бәйрәмнән балалар да, өлкәннәр дә канәгать калды. Соңыннан бергә җыелып истәлеккә фотога төштеләр.
 
Гөлназ Зарипова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus