Әлмәттә каток юл читенә төшеп ауган
Юл-транспорт вакыйгасы Сабантуй мәйданына бара торган юл чатында була.
Асфальт салучы каток кюветка төшеп каплана. Күрүчеләр әйтүенә караганда, аның йөртүчесе чак кына исән калган. Хәзер авария сәбәпләрен тикшерү бара.