Мөхәммәтшин яшьләргә булачак һөнәр сайлау турында киңәш бирде
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты студентлары белән очрашты. Очрашу «Персона» проекты кысаларында «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабында узды. Вакыйга яшьләрнең җәмәгатьчелек фикере лидерлары белән ачык диалогын формалаштыруга юнәлтелде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...