Зәй санитар табиблары хәбәр итүенчә, быел зәйлеләргә талпан кадалу очраклары ешайган. Узган атнада 24 кеше талпан кадалу сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән, аннан алдагы атнада исә талпан кадалу буенча 19 очрак теркәлгән. Гомумән быелгы сезон башлануга талпан кадалуның районда 58 очрагы теркәлде ди санитар табиблар. Нигездә райондашларыбыз бакчачылык ширкәтләренә барган җирдә, урманнарга ял итәргә чыккач, зиратларда талпан кадалуга дучар булган. Аларның барысына да вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Санитар табиблар паркларны, шәһәргә якын урман тирәләрен талпаннарга каршы препаратлар белән эшкәрткән. Зәйлеләрдән шәһәрдән читтәге агачлыклар тирәсендә сак булу сорала.