Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Халыкара гаилә көне уңаеннан укучылар өчен “Рус рәсем сәнгатендә гаилә образы” дип исемләнгән медиа-вернисаж оештырды. Укучылар видеопроектор буенча әлеге темага кагылышлы мәгълүм рус рәссамнары В. Маковский, К. Брюллов, И. Репин, В. Боровиковский, Ф. Славянский, В. Тропинин, Ф. Толстой һ. б/ларның 40тан артык картиналарын карады. Кыскасы, укучыларда китапханәчеләрнең яңа эш алымы медиа-вернисаж оештыруы кызыксыну уятты. Мондый медиа-вернисажлар алга таба да оештырылачак.