Зәй үзәк китапханәсе 27 май - Гомумроссия китапханәләр көнен Әдәбият елы уңаеннан шәһәребезнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында һәм үзәк китапханәдә төрле чаралар белән билгеләп үтәргә җыена. Чаралар иртән «К нам новая книга пришла» күргәзмәсе белән башланыр дип көтелә. Аннан “Китапханә -минем тормышымда” дип исемләнгән китапханәдә узган чаралар турында сөйләүче фотографияләр буенча презентация, китапханәчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе узачак. Аннан чаралар китапханәдә оештырылачак. Балалар бүлегендә «Сказочный фейерверк» дип исемләнгән курчак театры, "Хранилище книжных сокровищ - библиотека" медиа-вернисажы үтәчәк. Бу көнне кичен Р. Фәрдиев исемендәге паркында “Китапны яхшы кулларга тапшырам” акциясе дәвам итәчәк.