Безнең районнан анда “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова, “Район хатын-кызлар оешмасы” җитәкчесе Рәсимә Гарифуллина, мәгариф бүлегенең милли мәгариф һәм хезмәттәшлек буенча методисты Илвера Касыймова, Масловка гомуми урта белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Мингалеева, Биектау урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Гарипова катнаштылар.
Форумда 40 тан артык төбәктән, шулай ук Австралия, Финляндия, Кытай илләреннән дә хатын-кызлар катнашты. Татар халкының тарихын барлау, дөрес тарихын булдыру, татар телен һәм татар мәктәпләрен саклап калу, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә Татарстан республикасының игътибарын күбрәк юнәлтү һәм башка проблемалар күтәрелде.
Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен район “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.