Зәйдә чыгарылышлар өчен соңгы кыңгырау 23 майда яңгыраячак
Быел Зәй районы мәктәпләрендә XI сыйныфны 245 укучы тәмамлый. Алар өчен соңгы кыңгырау тантаналары 23 майда һәр мәктәптә иртәнге сәгать 10 да үткәреләчәк. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 4се - кичке мәктәпне тәмамлаучы.