Печән әзерлиләр, сенаж салалар…
Зәй районында күпьеллык үләннәрне икенче кат чабу тулы куәттә бара. Бу эшкә барлык агрофирмалар, хуҗалыклар да кушылды. “Зәй” шикәре” агрофирмасында берьеллыклар чабыла. Район буенча бүгенге көнгә барлыгы 6500 тонна печән әзерләнде, 55100 тонна сенаж салынды. Пар җирләрен, корткычлар, чүп үләннәренә, авыруларга каршы чәчүлекләрне эшкәртү эше дәвам итә.