"Мамык" кебек камыр әзерләү рецепты
1 стакан кефир
0,5 стакан үсемлек мае
11 г коры чүпрә
1 бал калагы тоз
1 аш кашыгы шикәр комы
3 стакан он
Кефирны май белән болгатырга, аз гына җылытып алырга.
Он белән чүпрәне бергә кушарга, тоз, шикәр комы өстәргә. Аз-азлап болгата- болгата кефир кушылмасын өстәргә һәм камыр басарга.
Камырны 30 минутка кабарырга калдырырга.
Бу камырдан теләсә нинди камыр ризыгы пешерегә мөмкин.
Газ мичендә 180-200 градуста кызарганчы пешерегә кирәк. Читать дальше...