Әлеге вакыйга Чаллыда, “Металлокровля” заводында була.
37 яшьлек стропальщик өстенә кранның бер өлеше килеп төшкән һәм ул шунда ук үлгән. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
Балтач районы, Салавыч урта мәктәбеннән язалар.
Көзләр җитте
Көзләр җитте, агачлардан ява
Җиргә алтын-сары тәңкәләр.
Сула, шиңә, соңгы таҗын коя
Көзләр җиткәч барлык чәчкәләр.
Оча кошлар, оча башка якка,
Үзәкләре өзелә күрәсең…
Авыл өстен кат-кат әйләнәләр,
Тик тамызмый гына күз яшен.
Җилләр исә, һаваларда болыт
Каплап ала бөтен күк йөзен.
Көзләр җиткәч әнә, табигатькә,
Чуар яулык урый җир йөзе. Читать дальше...
Бала әхлак тәрбиясен, беренче чиратта, гаиләдә ала. Балага характерлы сыйфатлар әти-әнисеннән күчә.
Әхлак ул буыннан-буынга күчеп килгән һәм күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган кагыйдәләр. Бу кагыйдәләр кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне тәртипле итә. Тәрбияле кеше булу өчен рухи сәламәтлек кирәк. Гомерендә бер китап укымаган, нәфис фильм карамаган, театрда булмаган кешенең рухи яктан сәламәт була алмавын аңлау кыен түгел. Читать дальше...
Мин Чаллының 52нче «Әкият» балалар бакчасында, 3нче татар төркемендә тәрбияче булып эшлим. Без балалар белән бик күп уеннар өйрәнәбез. Балаларны өлкәннәр тормышына әзерләүдә уеннарның әһәмияте бик зур, дип саныйм мин. Уен барышында бала бөтен барлыгы белән уенның сюжетына кереп китә. Шул вакытта балалар бер-берсенә юл куя белергә, берсен-берсе кызганырга, хис-кичерешләрен бүлешергә өйрәнәләр. Хәрәкәтле уеннар барышында баланың физик активлыгы үсә... Читать дальше...
Удмуртия башлыгы әлеге вазифага элек “Татнефть” ААҖдә эшләп киткән Виктор Савельевны кандидат итеп тәкъдим иткән.
Читать дальше...
25 сентябрьдә 2.56 сәгатьтә Ленин урамында юл-транспорт һәлакәте була.
Читать дальше...
Аның артыннан бүген дә кыргый дип калдылар. Гадәттәгечә, Рөстәм тагын берни дәшмәде, болай да зур күзләрен тутырып, борылып кына карады. Уң иңсәсенә аскан сумкасын култыгы белән кыса төшеп, ишекне ачты, артындагы чыр-чудан, көлешкән тавышлардан тизрәк котылырга теләгәндәй, беренче катка ашыкты.
– Кыргый!
– Үзен әллә кемгә саный...
– Ботаник!
– Бәйләнмәгез Кәбировка! Дәрестә күчергәндә, бер дә ботаник дип тормыйсыз! Читать дальше...
(5-6 яшьлек балалар өчен)
Шөгыльнең максаты. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булырга, үз иминлекләрен кайгыртырга өйрәтү.
Әзерлек. Әңгәмәләр, дидактик уеннар, экскурсия.
Җиһазлар. урам макеты, светофор, юл билгеләре, таякчыклар, җепләр.
Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Хәерле көн кунаклар! Без сезнең белән өч күзле король патшалыгына сәяхәткә китәбез. Нәрсә икән ул өч күзле патша? Ни өчен аның күзләре өчәү икән? Читать дальше...
Светофор көйгә сала
Машиналар йөрешен.
Өч «күзе» белән аңлата.
Юл йөрү кагыйдәсен.
Шәһәрдә торасың икән –
Өйрән юл кагыйдәсен!
Ике бала әнә йөгерә,
Игътибарлы булыгыз!
Балалар йортымы монда?
Мәктәп ашамы юлыгыз?
Балаларны таптамагыз,
Зинһар, туктап торыгыз!
Плюс булса менә билгедә –
Шифаханә дигән сүз.
Юл билгеләре күрсәтә,
Борылыш суңга, уңга. Читать дальше...
«Игътибар – юлда балалар!»
ГИБДД тора өндәп.
«Юл йөрү кагыйдәләрен
Йөрегез һәрчак үтәп!»
«Автокресло – балаларга!»
Көн дә торалар сөйләп.
«Аяныч һәлакәтләрдән
Сакланып йөрү кирәк».
Юллардагы хәрәкәтне
Алар торалар көйләп.
Рәхмәтле булыйк аларга,
Булыйк һәрвакыт үрнәк.
Имин булыр сабыйларны
Автокреслода йөртсәк.
Балалар язмышы өчен
Җаваплыгың күрсәт!
... Читать дальше...
Борын-борын заманда, катнаш урманда яшәгән, ди, бер Куянкай-Озын колаккай. Ул бик тә ялкау, иркә булган. Көннәрен җырлап-биеп, күңел ачып үткәргән. Җәйге матур көннәр дә тиз генә узган да киткән. Мул уңышлы көз айларында барча киек-җәнлекләр кышка әзерләнгәндә дә, ялкау Куянкай-Озын колаккай гына бер мәшәкатьсез яши биргән.
Озак та көттерми, урманга кар-бураннары белән кыш та килеп җиткән. Сусыл үләннәр, тәмле җиләкләр инде калын кар астында кала. Читать дальше...
Бүген иртәнге сәгать 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Россия юристлар ассоциациясе Әлмәттә “Түләүсез юридик ярдәм көне” акциясе үткәрә. “Бердәм Россия” партиясе башлангычы булган бу чарада 8.00дән 11.00 гә кадәр нотариус, 11.00дән 14.00гә кадәр адвокат, 14.00дән 16.00 сәгатькә кадәр прокуратура хезмәткәрләре кабул итә.Алдан язылу өчен телефон 45-49-35.
Татарстан Милли музее хезмәткәрләре Әлмәткә килде.
Бөек Ватан сугышында катнашканнар хакында материал туплау башкала кунаклары сәфәренең төп максаты.
Мәдәният елы кысаларында һәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан быел беренче тапкыр республика хөкүмәте уникаль чара - виртуаль Интернет-музей проектын гамәлгә куя. Бу киң җәмәгатьчелек музей, архив һәм китапханәләр фондларында сакланучы сирәк документлар белән таныша, кайбер экспонатларны һәм коллекцияләрне, фотогалерея һәм видеоматериалларны... Читать дальше...
Бүгеннән КАМАЗ йөк машиналары чыгаруны 3 көнгә туктата.
Компания сайтында әлеге чара йөк машиналарын сату 20 процентка кимү белән бәйле дип аңлата.
Шулай итеп эшчеләр биш көнлек каникулга җибәрелә. Бу чорда аларга хезмәт хакының өчтән ике өлеге түләнәчәк.
Әлеге тәҗрибә КАМАЗ да 2008 елдан кулланыла. Соңгы тапкыр 28-29 августта туктаган булган.
Районыбызның Кызыл Яр төбәгендә яшәп көн күрүче Сафиуллиннар хакында язганыбыз бар, ишеткәнегез дә бардыр. Күптән түгел генә редакциябезгә беренче Балык бистәсендә гимназиясендә укучы кызлар Эмилия килеп керде һәм шактый кызыклы фотолар алып килүен искәртте. Баксаң, утарларында берничә дистәләгән сарык малы тотучы бу гаиләгә Казанда яшәүче дуслары атна саен диярлек токымлы этләре белән кайтып төшәләр икән. Максатлары–этләрне көтү көтәргә өйрәтү. Араларында Бельгия, Австралия, Германия, Шотландия овчаркалары... Читать дальше...
Урып-җыю эшләре быел һәр хуҗалыкта зур оешканлык белән үтте.
Масловкалылар бөртеклеләрдән югары уңыш алганга комбайнчыларның эш күрсәткечләре дә эре хуҗалыклар белән бер дәрәҗәдә иде. Быел 40 нчы елын урып-җыюда катнашкан Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Габделхәй Йосыпов экипажы, мәсәлән, 1,5 тонна ашлык суктырып алды. Без килгәндә комбайнчылар үзләренең кыр корабларын юып, чистартып кышкы саклауга кую мәшәкатьләре белән йөри иделәр. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй... Читать дальше...
“Forbes” журналы Россиянең 200 эре хосусый компанияләр рейтингын әзерләде.
Читать дальше...
Әлмәтнең 25 мәктәбендә Әтиләр шурасы төзелә. Малайлардан чын ир-атлар тәрбияләүне күздә тотып оештырырга уйлаганнар. Баланы өендә 2-3 яшькә кадәр әни тәрбияли. Аннан алар бакчага, хатын-кыз тәрбияче кулына эләгә. Мәктәптә дә нигездә укытучылар гүзәл затлар эшли. Малайларны аталар белән ешрак очраштыру, бергә төрле сәяхәтләргә чыгу, спорт ярышлары оештыру планлаштырыла.
«Солтан» агрофирмасында урып-җыю эшләре быел аеруча зур оешканлык белән үтә.
Читать дальше...رییس جمهور کرزی آخرین روز هایش را در ارگ ریاست جمهوری سپری می کند. انتظار می رود او به روز دوشنبه قدرت را به حکومت آینده افغانستان تسلیم کند و به این ترتیب، طویل ترین دوره ریاست جمهوری تا حالا در تاریخ کشور به پایان برسد...
“Кама-Агро” хуҗалыгының Казаклар авылы фермасы һәр елны хуҗалыкта лидерлык итә. Быелгы җәйге чорда да алар яхшы сыйфатлы һәм мул сөт алуга ирешкәннәр. Мондый күчеш чорында гадәттә продукция җитештерү күләме кими.
Читать дальше...
Район мәгариф идарәсе, фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профкомы, тәрбиячеләрне, ветеран тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйлар. Тәрбияче бик күп вазыйфаларны үз эченә ала торган хезмәт. Ул тәрбияче дә, психолог та, ата-ана да... Шуңа да тәрбияче, иң беренче чиратта, тирән белемле, олы йөрәкле, балаларны чын күңеленнән яратырга, аларны аңлый белергә тиеш. Шул вакытта гына самими, саф сабый бала күңеленә ачкыч табып була. Киләчәк буынны тәрбияләүне без, хөрмәтле тәрбиячеләр, сезгә ышанып тапшырабыз. Читать дальше...
Балалар белән эшләү - сирәкләр булдыра ала торган хезмәт, аның өчен үтә сабырлык, ярдәмчел булу, фантазия осталыгы кирәк. Бигрәк тә бүгенге демографик бум чорында. Төркем саен утызышар бала, һәрберсенең үз көе, өстәвенә әти-әниләр белән дә уртак тел табарга кирәк. Шундый кытыршы якларына карамастан, балалар бакчасына гомерләрен багышлаган тәрбиячеләр бихисап бездә. Шуларның берсе - Татарстанда "Ел тәрбиячесе" бәйгесендә җиңеп кайткан бердәнбер әлмәтле Лариса Сафина.
Читать дальше...
Октябрьнең беренче көнендә Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бу кешеләрнең зирәклеге, гражданлык өлгергәнлеге, рухи юмартлыгы бәйрәме.
Читать дальше...
Мактама тавының иң очында, урта бер җирендә басып торам. Шәһәр өстеннән бөтен күк йөзен алтын төскә күмеп, көзге кояш батып килә. Ә тауның икенче ягында инде тулган ай күренә. Әкияттәге бу матурлыкка хозурланып торганда: "Җил канатларны күтәрде, йөгер, әйдә!" дигән авазлар ишетәм. Димәк, вакыт. Парапланда күккә күтәреләм. Ниһаять, хыялым тормышка ашты - мин очам! Ирекле бөркет кебек табигатьнең бөтен матурлыгын йөгәнлим...
Читать дальше...