24 май көнне 15.00 сәгатьтә “Лениногорскнефть» идарәсе 2 нче социаль-педагогик комплексның традицион бәйрәменә чакыра.
Бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм “Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллыгына багышлап үткәрелә.
Программада – театральләштерелгән күренеш, ел саен үткәрелүче конкурс җиңүчеләренә премияләр тапшыру тантанасы, беренче нефтьчеләргә багышланган монумент янында артистлар чыгышы. Зур юбилейлар елында бәйрәмдә сезне сюрпризлар көтә. Барлык серне дә ачып тормыйбыз, бәйрәмнән беркемнең дә бүләксез китмәвен генә әйтәбез.
СПК-2 бәйрәме – онытылмас тәэсирләр һәм тирән кичерешләр диңгезе. Килегез! Бу көн хәтерегездә озак сакланыр!