Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чәчә белгән иген җыяр

Район буенча чәчүнең финиш сызыгының яртысыннан артыгын­ уздык. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматыннан күренгәнчә, 14 май көненә язгы бөртеклеләр 18 мең 850 гектарда чәчелгән.
Әле тагын да өлгеррәк, иртә чәчелә торган сабан культураларын чәчүне төгәлләүче хуҗалык та бар. Ул – «Хәбибуллин Ф.З.» фермер хуҗалыгы. Фермер узган ел, аннан алдагы елда да беренчеләрдән булып чәчеп бетергән иде. Районның башка хуҗалыклары да язгы кыр эшләрендә көн-төн эшли. Шундыйларның берсе – «Лениногорская» агрофирмасы» җәмгыяте.
 
Әлеге хуҗалыкның чәчү­лек җирләре дә шактый: 23 мең 300 гектардан артык. Хәтта Ивановка авылы янындагы кырларны  да җәмгыять эшкәртә. Мин барган көнне шул яктагы кырда ике агрегат эшли иде. Алмаз Сәлахов белән Алмаз Саримов Нью-Холланд тракторы белән «Флексикойл» чәчү комплексы тагып, язгы бодай чәчәләр. Агрофирмада әлеге куль­тура дүрт мең ярымнан артык мәйданда игеләчәк. Басуда трактор үтеп китә, артыннан бер төркем каргалар җирдән бөҗәк чүпли. Механизаторларның да кү­ңелләре көр. «Ике мәр­тәбә яхшы итеп ашаталар, хезмәт хакы вакытында түләнә», диләр. Алмаз Сәлахов Бәкердән, 28 ел эш стажы бар икән инде. Шулай ук адашының да механизация буенча хезмәт тәҗрибәсе җитәрлек, 1982 елдан бирле, ди. Узган  елларда  урак вакытында комбайн да иярләгән Карагай игенчесе ул.
 
– Ике сменада эшлибез. Бер сменада   бер агрегат 50-60 гектар җирне чәчә ала, – диләр. 
 
Механизаторларны чәчү беткәннән  соң да эшләр көтеп тора. Пар җирләрен эшкәртү, аннан көздә сукалау – барысына да өлгерергә кирәк. Икенче сменага кичке җидедән соң  алмашчылары – Виктор Васильев һәм Илшат Корбанбаев килә. 
 
Алмаз Сәлахов (сулда) белән Саримов (уңда)  эшли торган техникаларга сервис хезмәте Чистайдан күрсәтелә икән, шунлыктан алар да механизаторлар янында иде. Равил Гафуров (сулдан икенче) исә стропальщик, ягъни орлык һәм ашлама капчыкларын машинага эләктереп тора. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus